🍁Арулармысез, карендәшләр! 🍁Алабуга районының танылган шәхесләре белән танышуыбызны дәвам итәбез. 🎤Владимир Мироваев - Алабуга районында гына түгел, республикада, хәтта аннан читтә дә билгеле исем. 🎼🎶Владимир Алексеевич Мироваев — үзешчән композитор, җырчы, шагыйрь, баянчы, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре 1954 елның 11 декабрендә Кайбыч районы Хуҗа Хәсән авылында дөньяга килә. Владимир әбисе Агриппина тәрбиясендә үсә.Кечкенәдән үк җыр- моңга гашыйк Владимир, мәктәптә 8 сыйныф белем алганнан соң Чувашияның Цивильск шәһәренә мәдәният һәм сәнгать көллиятенә укырга керә, әмма 1972 елда туган якларын сагынып Алабуга мәдәният һәм сәнгать көллиятенә күчә. 1973 елда көллиятне тәмамлап, белемен Казан дәүләт мәдәният институтында дәвам итә. Биредә ул оркестр бүлегендә баян специализациясендә укый һәм институтны 1977 елда тәмамлый. Армия сафларында хезмәт итә. 🔹1973 елда Фазыл Шәех сүзләренә беренче әсәрен — «Алабуга вальсы»н яза. 🎨Укуны тәмамлаганнан соң күп җирләргә юллама бирелсә дә, Владимир Алексеевич яратып өлгергән Алабуга шәһәренә әйләнеп кайта. 1979 елда 23 яшьлек егет Алабуга мәдәният һәм сәнгать көллиятендә укыта һәм иҗат итә башлый. Баян, фортепиано, аккордеон, тальян, курайда уйный. 1989 елдан «Кардәшләр», 1999 елдан «Ак каз» керәшен фольклор халык ансамблен җитәкли. «Ак каз» керәшен фольклор халык ансамбле белән күп санлы конкурсларда катнашып, җиңүләр призлы урыннар яулый. Россия, Татарстан шәһәр-авылларында гастрольләргә чыга. 🎼🎤Владимир Мироваевның 400 дән артык язылган көе, шигырьләре бар. 2014 елда Владимир Алексеевичның «Син назыңнан мине ташлама» җыентыгы дөнья күрә. 2019 елда исә Владимир Алексеевич үзенең иң шәп 65 җыры кергән «Алабугам – Ак калам» җыентыгын чыгара. 👨‍👩‍👧‍👦🎵Иҗатка гашыйк кешенең гаиләсе дә күп очракта иҗади була. Мироваевлар гаиләсе республикада моңлы, иҗади, актив гаиләләрнең берсе буларак билгеле. Төрле вакыт аралыгында сәхнәдә Мироваевлар гаиләләре белән чыгыш ясый дисәк тә, ялгыш булмас. Владимир Алексеевич тормыш иптәше Гөлчәчәк белән дә җыр аша таныша. Кызлары Диләрә профессиональ җырчы, Татарстанның атказанган артисты исеменә лаек. Владимир Мироваевның балалары һәм оныклары барысыда җыр-биюгә гашыйк, оста кешеләр. 🔹Бүгенге көндә Владимир Алексеевич Мироваев лаеклы ялда булса да, иҗат белән шөгыльләнүеннән туктамый, җырлар, шигырьләр иҗат итә. Елабужский колледж культуры и искусств Городской Дворец культуры КЛУБНАЯ СИСТЕМА ЕЛАБУЖСКОГО РАЙОНА Елабужский муниципальный район Елабуга Матбугат #АЛАБУГАКЕРӘШЕННӘРЕ#керәшеннәр#кряшены#культурныйтатарстан#культурататарстана#минкультРТ#Кцемельянова